Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында 600 бала туендыручысын югалту буенча пенсия ала

Бала туендыручысын югалту буенча пенсия ала, әгәр җәйге вакытта бала эшкә урнашса, пенсия кимиячәкме?

Социаль фондның Лениногорск районындагы клиентлар хезмәте начальнигы урынбасары Гөлназ Сираева сорауга ачыклык кертә. Туендыручысын югалту буенча пенсия алучы укучыларның эшкә урнашу буенча чикләүләре юк, шуңа күрә эшкә урнашсалар, алар бер үк вакытта хезмәт хакы һәм пенсия дә ала алалар.

“Әгәр туендыручыны югалту буенча пенсия алучы федераль социаль өстәмә түләүгә (ФСД дип атала ул, федеральная социальная доплата) хокуклы икән, эшкә урнашканда ул туктатыла. Бу очракта Социаль фондка 5 эш көне эчендә эшкә урнашу турында хәбәр итәргә кирәк. Федераль социаль өстәмә түләүне яңарту өчен, эш тәмамланганнан соң социаль фондның клиентлар хезмәтенә гариза һәм эштән азат ителгәнлекне раслаучы документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - дип аңлата Гөлназ Сираева.

Шунысын да искә төшерү зарур: туендыручыны югалту уңаеннан иминият пенсиясенә, закон нигезендә, үлгән гражданның гаиләсенең эшкә сәләтсез әгъзалары хокуклы, аның карамагында булган һәм карамагында булмаганнар да, шул исәптән балигъ булмаган балалар да монда керә.

“Аларга туендыручыны югалту буенча пенсия 18 яшькә кадәр түләнә. Әгәр бала югары уку йортына яки урта махсус уку йортына укырга кереп, көндезге бүлектә укуын дәвам итсә, аңа пенсия түләү укуы тәмамлаганчы дәвам итәчәк. Мәктәп укучысы җәйге эшкә Мәшгульлек үзәге аша җибәрелсә, ФСД түләү туктатылмый”, - ди Гөлназ Сираева.

Бу юнәлештә яңалык та бар: Татарстан Социаль фонды студентларга һәм мәктәп укучыларына туендыручысын югалту буенча пенсияне автомат рәвештә 1 сентябрьгә кадәр озайткан. “2022 елның июненә кадәр бала балигъ булгач һәм мәктәпне тәмамлагач, түләү җәй айларына туктала иде, - дип ачыклык кертә клиентлар хезмәте начальнигы Айгөл Исламова. – Узган елдан законга үзгәрешләр керде, хәзер Социаль фонд бүлеге 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләргә туендыручысын югалту буенча пенсия түләүне автомат рәвештә 1 сентябрьгә кадәр озайта. Әгәр студент булып калса, аннан да озагракка мөмкин. Уку фактларын Социаль фонд белгечләре тикшереп тора”, - ди Айгөл Исламова.

Аның әйтүенчә, Лениногорск районында 600 бала туендыручысын югалту буенча пенсия ала.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев