Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы тормышка ашырыла

Программада катнашырга югары яисә урта белемле, җитәкчелек тәҗрибәсе булган махсус хәрби операция ветераннары чакырыла.

 2025 елның февраленнән Татарстанда Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы эшли башлады . "Программаның максаты – хакимият органнарында һәм дәүләт компанияләрендә эшләү өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан җитәкчеләр әзерләү", - диде ул.

Программада катнашырга югары яисә урта белемле, җитәкчелек тәҗрибәсе булган махсус хәрби операция ветераннары чакырыла.

Кандидат булу өчен программаның рәсми сайтында  batyrlar-rt.ru  гариза бирергә кирәк. Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар да программада катнаша ала. Алар өчен укыту демобилизациядән соң гына башланачак.

Сайлап алуда җиңүчеләр  идарә итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән программа буенча укулар узачак. Аларга дәүләт һәм муниципаль органнарда стажировкалар оештыралар. Җиңүчеләр карьера үсешенә ирешер, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, муниципаль берәмлекләрне һәм тулаем республиканы үстерүгә юнәлдерелгән проектларда катнаша алыр дип көтелә.

Җиңүчеләрне июньдә сайлап алалар, ә июльдә укулар башлана.

Лениногорск районында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары күрсәтелү дәвам итә.  «Ватанны саклаучылар» фондының Гагарин урамы, 51 нче йорт, 2нче катта урнашкан филиалына мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев