Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында бер ир-ат әнисен яклап чыккан улына пычак белән кадаган

Һөҗүм итүчене кулга алганнар.

Татарстанның Лениногорск районында яшәүче 56 яшьлек ир-атка карата «Кеше үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 18 октябрьдә Лениногорск районындагы бер авылда 32 яшьлек уллары әти-әнисе янына килгән. Кайсыдыр мизгелдә ир белән хатын арасында низаг купкан, ике арага уллары килеп кергән һәм әтисенә урындык белән кизәнгән. Моңа җавап итеп ир-ат улының күкрәгенә пычак белән кадаган. Зыян күрүчене – хастаханәгә озатканнар, һөҗүм итүчене – кулга алганнар.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев