Лениногорск районында Качману көнендә суга чуму өчен өч урын билгеле
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында Качману көнендә суга чуму өчен өч урын билгеле

Качману - Крещениедә махсус коену урыннары билгеләнгән.

18-19 гыйнвар төнендә православие динен тотучылар  Качману – Крещение  бәйрәмен билгеләп үтә.

Гадәттәгечә бу көннәрдә  дин тотучылар су коенырга бара.

Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте хәбәр титкәнчә, Лениногорск районында өч җирдә коену урыннары билгеләнгән: Агадуллин урамы, 2 нче адресы буенча ачык су, Иске Писмәндә "Красный ключ" чишмәсе, Федотовкада «Тәрле Чишмә».

Качману коенулары вакытында медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары һәм Лениногорск муниципаль районы эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләре кизү торачак.

Чишмәдән су алу өчен  машина белән килү юлы 18 гыйнвардан 21.00 сәгатьтән, 19 гыйнварга 6.00 сәгатькә кадәр ябыла.

 

 

 


Нет комментариев