Лениногорск районында калдыкларны эшкәртә торган яңа комплекс төзеләчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында калдыкларны эшкәртә торган яңа комплекс төзеләчәк

Лениногорск районында археологик тикшеренүләр 69 гектардан артык мәйданда үткәрелгән.

Җир кишәрлеге Письмянка авылыннан 3,3 км көньяк-көнчыгыштарак, Дурасово авылыннан 2,13 км көньяктарак һәм Ивановка авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Шулай ук, калдыкларны эшкәртә торган яңа комплекс Питрәч һәм Тукай районнарында төзү мөмкинлеге билгеле булды. Объектларны проектлау участоклары тарихи-мәдәни экспертиза узган, документларны Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты чыгарган, дип яза «Татар-информ».

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/148179/
© Ватаным Татарстан


Нет комментариев