Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында кече сержант Радик Әхмәтзәки улы Мортазин белән хушлаштылар

Бүген районның Тимәш авылында Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган кече сержант Радик Мортазин белән хушлаштылар. Аңа 47 яшь иде.

 


Радик Мортазин – мотоукчы батальонының миномет взводы командиры, ул 8сентябрьдә  Украина территориясендә хәрби операциядә һәлак булган.

Радик Мортазин Минзәлә районында 1974 елның 21 сентябрендә туган, гаиләсе белән Лениногорскида яшәгән. Аның 13 яшьлек улы Азамат һәм хатыны калды. Әнисе, туганнары, ягъни абыйсы Тимәштә яши. Шунлыктан Тимәшкә алып кайтып җирләделәр. 

Хушлашу мәрасиме авыл зираты янында узды. Анда сержантның туганнары, дуслары, шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, шәһәр комиссары Рөстәм Мисбахов катнашты.

Рәгать Хөсәенов туганнарының, якыннарының олы кайгсын уртаклашу сүзләре белдерде. “Радик үзенең Ватанын, халкын яклап һәлак булды. Ул Россия армиясенең чын солдаты”, - диде.

Зират янында шәһәр һәм район мөхтәсибәте Булат хәзрәт мәрхүм рухына дога укыды. 

Радик Мортазинны хәрбиләрчә хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Урыны оҗмахта булсын. 


фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2122924.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев