Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында урман утырту сезонын башладылар

Ике атна дәвамында 500 гектарда яшел үсентеләргә тормыш бүләк итәчәкләр.

Урман утырту сезоны башлануы турында Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов үзенең телгерам-каналында хәбәр итте. Аның әйтүенчә, эшләр хәтта чокырлы булган катлаулы участокларда да алып барыла, болай эшләгәндә ресурсларны саклап калу һәм максималь нәтиҗәләргә ирешелә. “Биш елдан биредә матур урман калкып чыгачак. Туфрак бик уңдырышлы”, - ди Марат Гирфанов.

Беренче көннәрдә урман утырту Юлтимер-Сугышлы тирәсендә булды. Аннары Шөгер тирәсендә утырттылар. Нарат, каен, имән, каштан агачларының үсентеләре җиргә утыртылган.

Быел Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты буенча 2841 гектарда урман торгызу эшләре башкарылырга тиеш.
21 апрельдән 26сына кадәр “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе уза. Әлеге акция дә “Экологик иминлек” илкүләм проекты буенча үтә. Быел “Хәтер бакчасы” Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Ул һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерү генә түгел, ә тирә-якны яшелләндерүгә дә юнәлдерелгән.

Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары мәктәп, авыл территориясендә агач үсентеләре утыртуда актив катнаштылар. Укучылар тырышып эшләп, Ватаныбыз өчен көрәшкән геройларны хөрмәт белән искә алуларын күрсәттеләр. "Хәтер бакчасы" - буыннар бәйләнеше, Ватаныбызны саклаучыларның батырлыклары турында искә төшерү. Һәм һәр яңа үсенте – киләчәккә бер адым.

Исегезгә төшерәбез.

14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә була. Ә шушы көннәрдә Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе игълан иттеләр.

Ылыслы яшь урманнарда, зыян килгән урман участокларында, торф сазлыкларында, шулай ук үлән кипкән урыннарда һәм агач ябалдашлары астында учак ягу һәм ачык ут куллану катгый рәвештә тыела. Яна торган шырпылар, тәмәке төпчекләрен ташларга, тәмәке тарту торбаларыннан кайнар көлне коярга, ау вакытында яна торган яки эри торган материаллардан ясалган әйберләр кулланырга, шулай ук майлы яки яна торган матдәләр сеңдерелгән материалларны тиешле булмаган урыннарда калдырырга ярамый.


Саннар
Лениногорскида барлыгы урман мәйданнары - 52 983 га.
Урманнар районның 27 процентын били.  (Татарстанның көньяк-көнчыгышы өчен яхшы күрсәткеч). Урманнарда 90 процент – агачлы яфраклар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев