Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында халыкара әһәмияттәге геопарк барлыкка киләчәк

“Татнефть» компаниясе озак сроклы масштаблы проект – Лениногорск районында халыкара әһәмияткә ия уникаль геопарк булдыру инициативасы белән чыкты.

Аның «ЮНЕСКО Глобаль геопарклары» исемлегенә керү өчен бөтен нигезләре бар һәм ул төбәкнең геологик, табигый һәм мәдәни мирасын сакларга, шулай ук аны халыкара дәрәҗәдә танытырга тиеш.

Проектның инициаторы – «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов. «ТатНИПИнефть» институты белгечләре Лениногорск нефтьчеләре һәм тарихны саклаучылар – компаниянең нефть музее хезмәткәрләре белән көчләрен берләштерделәр.

Урын очраклы сайланмаган. Лениногорск районында рельеф, бай геологик тарих һәм легендар промышленность үткәне бергә кушылган.

«Бездә тарихи байлыгы буенча уникаль урыннар бар. Татарстанның көньяк-көнчыгышы – гаҗәеп геологик төрлелеге булган территория. Аның чикләрендә халыкара әһәмияттәге табигать һәйкәлләре урнашкан,  - дип ассызыклый «Татнефть»нең директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов. - Җиребезнең тарихы нефть төбәге тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Һәм кисешү ноктасы булып Нефть музее тора». 

«ТатНИПИнефть» институтының авыр чыгарыла торган запаслар геологиясе өлкәсендә фәнни эшләр буенча директор урынбасары Венера Базаревская сүзләренчә, геопарк  төбәкнең матурлыгын һәм байлыгын киләчәк буыннар өчен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк һәм төбәкне планетаның иң әһәмиятле истәлекле урыннарының берсенә әйләндерәчәк озак вакытлы проект ул.

"ЮНЕСКО геопаркы – аерым статуска ия территория, анда гаять зур геологик әһәмияткә ия объектлар урнашкан. Бу җир тарихының “ачык китабы», анда планетаның миллион еллар элек ничек формалашуы ачык күренә", - ди Венера ханым. 
Венера Гыйльмиәхмәтовна сүзләренә караганда, геопарк ул ташлар һәм катламнар гына түгел. Аңа биологик төрлелек, археологик табылдыклар, тарихи һәм мәдәни мирас, шулай ук традицияләре һәм сакланып калган һөнәрләре булган җирле халык та керә.

Эшче төркем составына Компаниянең Директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов, Лениногорск районы буенча ЦССП җитәкчесе урынбасары Ирек Ханипов, нефть музее мөдире Ирина Фатыйхова, «ТатНИПИнефть» директоры Андрей Пименов, «ТатНИПИнефть»нең авыр чыгарыла торган запаслар геологиясе өлкәсендә фәнни эшләр буенча директор урынбасары Венера Базаревская, “Татнефть»нең фән буенча амбассадоры Владлен Сырвачева керде, аларның беренче очрашуы символик мәгънәгә ия. Ул тарихи әһәмияткә ия – Шөгер авылындагы Нефть музеенда узды. Нефть төбәгенең индустриаль куәтен аның табигый матурлыгы, геологик потенциалы һәм мәдәни мирасы белән ничек берләштерергә икәнлеге турында фикер алыштылар.

Төп партнерлар арасында — Казан федераль университеты галимнәре, алар төбәк геологиясен яхшы беләләр, һәм Санкт-Петербургтан А.П. Карпинский исемендәге институт белгечләре. Нәкъ менә шушы институт базасында Россия Федерациясенең Геофәннәр һәм геопарклар буенча комитеты төзелде. 

Бу экспертлар Россиядә геопарклар булдыру өлкәсендә алда бара һәм аларның халыкара танылу шартлары турында белемгә ия.

Территорияне өйрәнү: табигый ландшафтларның матурлыгыннан, дәвалау суы һәм сапропель ләмнәреннән, данлыклы 1 һәм 3 нче скважиналардан, битум заводыннан (нефть музее) башланды.

Республиканың көньяк-көнчыгышындагы уникаль табигый объектларны саклау һәм төбәктә нефть чыгару тарихын популярлаштыру төп бурыч булып тора.

Тагын бер мөһим максат – кыр тикшеренүләре өчен база булдыру. Ул галимнәргә яңа мөмкинлекләр ачачак һәм яшьләр белән мәгърифәтчелек эше өчен мәйданчык булачак: мәктәп укучылары һәм студентлар туган якның табигатен һәм тарихын турыдан-туры урында өйрәнә, гамәли белемнәр ала һәм фәнгә кызыксыну үстерә алачак.
Туризмны һәм төбәк икътисадын үстерү дә шул ук дәрәҗәдә әһәмиятле.

Геопарк төзү туристлык тармагы үсешенә көчле этәргеч булырга мөмкин: районга сәяхәтчеләрне җәлеп итәргә, яңа кунакханәләр һәм туристлык объектлары төзүгә ярдәм итәргә, шулай ук кече бизнеска этәргеч бирергә мөмкин.

«ЮНЕСКОның Глобаль геопарклары» исемлегендә 50 илдән 200дән артык объект бар. Глобаль челтәрнең төп бурычы – алар урнашкан территорияләрнең геологик һәм мәдәни мирасын саклау. Россиядә бу исемлеккә ике геопарк кертелгән: икесе дә Башкортстан территориясендә урнашкан.


Самира Яшина, «ТатНИПИнефть» институты

Сергей Трусов фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев