Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районыннан хәрби операциягә киткән гуманитар ярдәм барып җитте

Хәрби ир-егетләр рәхмәт җиткерә.

Лениногорск районыннан махсус хәрби операциядәге ир-егетләр өчен кирәкле әйберләр белән төялгән өч “Газель” машинасы китте.

Шәһәр һәм районның ярдәмчел халкы, игелекле, мәрхәмәтле затлары белән хәрбиләр сораган әйберләрне төяделәр. Бу юлы тугыз дизель генераторы, автоном мичләр (хәзер салкыннар җитә), төрле запас частьлар, адреслы посылкалар, азык-төлек, пакетларда чәйләр, медикаментлар, шулай ук күп күләмдә маскировка челтәрләре хәрбиләргә юл тотты. 

Волонтер төркемнәр дә: «СВОих не бросаем», «С любовью и молитвами» булдыра алган кадәр ярдәм иттеләр. «С любовью и молитвами» төркеме һәрвакыттагыча, гуманитар йөк китәр алдыннан тәмле пироглар, пирожкилар пешереп җибәрә, бу юлы да искәрмә булмады. Җыелган әйберләребезне солдатларга озаттык. Рәхмәт ярдәм итүчеләргә, шәһәр халкына, шулай ук авылларга аерым рәхмәт. Безнең филиалларыбыз эшли авылларда. Анда эш кайный. Армый-талмый ярдәм итү теләге белән яшиләр”, - ди волонтер Эльмира Уламасова. 

Гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен «Чик сакчылары берлеге» оешмасы, мәктәпләр, “Ихлас” мәчете керткән. 
Әлбәттә, предприятие-оешма җитәкчеләре: Рамил Асадуллин, Игорь Храмов, Ильнур Загиров, Дамир Рафиков, Олег Якушкин, Юрий Соловьёв, Игорь Малыхин, Рөстэм Хөснетдинов, Нил Фәрхетдинов, Расих Арсланов, Рамиз Мамедов, Ринат Магдеев, Рөстәм Төхвәтуллин, Сергей Тимаков ярдәм итүдән читтә калмады.

Дәүләт советы депутатлары: Рәгать Хөсәенов, Александр Лившиц, Ренат Мистахов, Марат Фаляхов, Лилия Маврина, Алсу Нәбиева шулай ук гуманитар конвой җыюда, әзерләүдә ярдәм иткән. 

Гуманитар ярдәм  Херсон, Донецк һәм Запорожск юнәлешендәге хәрбиләргә барып җитте. Егетләр Лениногорск шәһәре һәм районына  зур рәхмәтләрен җиткерә.

 

фотолар: ЛМР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев