Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе самокатларда йөргәндә законда каралган чикләүләр турында искә төшерә

Җәйге каникуллар чорында балалар күп вакытларын урамда уздыралар.

Аларның ял вакытларын куркынычсыз итү максатыннан чыгып, Лениногорск районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Зөлфия Михайлова ата-аналарга мөрәҗәгать итте.

Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген даими аңлатырга, аларны юл шартларында ориентлашырга өйрәтергә чакырды.

“Яшьләр һәм балаларның шәхси мобильлек чараларын - самокатлар, велосипедлар, электросамокатлар, гироскутерлар кулланганда җитди җәрәхәтләр алуы аеруча борчылу тудыра. Шуны һәрвакыт истә тотарга кирәк: юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә, шәхси мобильлек чаралары файдалы һәм куркынычсыз булачак”, - ди Зөлфия Михайова.

Комиссия рәисе, шулай ук,  2022 елдан кертелгән шәхси мобильлек чараларын эксплуатацияләү буенча законнарда каралган  чикләүләрнең гамәлдә булуын искәртте. Аларда йөргән һәркем закон алдында җавап бирә. Балигъ булмаганнар өчен ата-аналар җаваплы.

Зөлфия Михайлова лениногорскилыларны урамнарда һәм юлларда бик сак һәм игътибарлы булырга чакырды.

фото: "Лениногорск-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев