Бүгеннән башлап, өч көн: 18, 19, 20нче сентябрьдә IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак.
Иртәнге сигездән Лениногорск районында сайлаучылар өчен 56 сайлау участогы ачылды: 24 – шәһәрдә һәм 32 – авыл җирлекләрендә. Сайлау участоклары Россия һәм Татарстан гимннары белән ачылды.
Шулай ук вакытлыча ике сайлау участогы эшләячәк: шәһәрдә – район үзәк хастаханәсе территориясендә, районда – «Бәкер» шифаханәсе базасында. Сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бергә Лениногорскида һәм районыбызның 10 авыл җирлегендә бер мандатлы 14 сайлау округы буенча да өстәмә сайлаулар узачак.
Территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан бер округлы мандаттан 41 кандидат теркәлгән.
Район авыл җирлекләрендә сайлаучылар саны – 14 мең 043 кеше, Лениногорс шәһәрендә – 44 мең 341 кеше.
Нет комментариев