Лениногорск сәламәтлек саклау тармагы ветераны Әкълимә Мусинаны 95 яше белән котладылар
Күптән түгел Лениногорск сәламәтлек саклау ветераны Әкълимә Мусина 95 яшен билгеләп үтте.
Бу хакта үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әкълимә Габделәхәтовна озак еллар Балалар поликлиникасында өлкән шәфкать туташы булып эшләгән. Шулай ук ЛФК инструкторы да булып та, халык исәнлеге өчен хезмәт иткән.
Әкълимә апа ире Әхмәдулла абый белән 40 елдан артык бергә гомер иткәннәр. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 7 онык, 10 оныкчыкның хөрмәткә ия әбисе булып яши.
1929 елда туган Әкълимә әбигә бар авырлыкны күрергә туры килгән. “Тырышлык, тормышны ярату, яхшы күңелле булу – менә шул сыйфатлар сугыш һәм сугыштан соңгы елларда исән-сау калып яшәргә гомер бирде”, - ди ул.
Әти-әниләренең беренче булып колхозга кергәннәрен дә хәтерли әле. Гаиләдә бер-береңне хөрмәт итү өстен булды, ди. Кече туганнары – Ядкәръ белән Мәрвәгә, өлкән абыйсы Габделкадырга карата туганлык хисләрен суытмыйча яшәүләрен дә әйтә.
Әкълимә әбине 95 яше белән котларга Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова килде. Россия Президенты В.Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды, исән-сау гомер итүен теләде.
фото: https://vk.com/crb_leninogorsk?w=wall-196122368_2669
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев