Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шахматчылары уңышлары

Лениногорск шахматчылар командасы Актанышта һәм Баулыда узган ярышларда осталык сынашып кайтты.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Кубогына узган турнирда Лениногорск командасын Максим Пушкарёв, Захар Плюта, Маргарита Соловьева һәм  Владимир Шуваткин тәкъдим итте.

Бу бәйгедә республиканың 26 шахмат командасы уйнады. Лениногорскилылар беренче һәм икенче турларда өстенлек белән бардылар. Әмма финалга җиткәч, уңышсызлыкка юлыгып, алтынчы урынга гына калдылар.

Ә Баулыда узган ярышлар республика көньяк-көнчыгышы һәвәскәрләр лигасының 2нче этабы булды. Швейцария системасы буенча турнирда 9 турда 69 уенчы катнашты. 

Алар Татарстан һәм Башкортстаннан җыелган иде. Лениногорск шахматчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар. 

Ир-атлар арасында Владимир Шуваткин чемпион булды, ул барлык катнашучылар арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Хатын-Кызлар арасында чемпион исеменә  Маргарита Соловьева лаек булды,  өченче урынны Василиса Михайлова алды. 

Ә ир-егетләр арасында Захар Плюта өченче булды. Команда зачетында Лениногорск командасы мактаулы икенче урынны яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев