Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды 2024 елдагы үзгәрешләрне хәбәр итә

Туендыручысын югалту сәбәпле иминият һәм социаль пенсия, шулай ук ата-аналарының икесе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия проактив тәртиптә билгеләнәчәк.

Пенсия Россия халкы турында белешмәләр федераль регистрыннан туендыручының үлеме турында мәгълүмат кергән көннән алып 5 эш көне эчендә билгеләнә.

 -2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5% ка индексацияләнгән. Индксация нәтиҗәсендә расланган түләү күләме 8 134,88 сум,  пенсия коэффициенты - 133,05 сум тәшкил итте.

-Пособиеләрнең яңа максималь суммалары билгеләнде. Тулы календарь ай өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы:
 - иминият стажы 8 ел һәм аннан да күбрәк булганда (уртача хезмәт хакының 100 %ы) - 122 807,79 сум;
 - иминият стажы 5 елдан 8 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 80 %ы) - 98 246,23 сум;
 - иминият стажы 5 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 60 %ы) - аена 73 684,67 сум.

 Эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы - 565 562,20 сум, ул йөклелек буенча озак вакытлы ял (194 көнгә кадәр) һәм катлаулы бала табу очрагында бирелә. Бала карау буенча айлык максималь пособие - 49 123,12 сум.

-Инвалид балаларны һәм инвалидларны тәрбияләүче затларга ун мең сум күләмендә ай саен түләнә торган пособие эшләмәүчеләргә генә түгел, ә тулы булмаган эш вакыты шартларында, шул исәптән дистанцион форматта яисә өйдән торып эшләүче ата-аналарга яисә опекуннарга да биреләчәк.

 -Балаларын ялгыз тәрбияләүче һәм ана капиталын алуга хокукы булган ялгыз аталар (яки уллыкка алучылар)  ана капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерерә алалар.  

 -Бала 1,5 яшькә җиткәнчегә кадәр бала карау буенча ай саен түләнә торган пособие пособиегә хокуклы  затлар  тулы булмаган эш вакыты шартларында, өйдән торып яки дистанцион форматта һәм башка эш бирүчедә эшләгән очракта сакланачак.

- Ана капиталына хокук хәзер  Россия гражданы булып туган баланың   Россия гражданлыгы булган ата-аналарына гына бирелә. Ана капиталы ачасын  торак шартларын яхшырту максатларында блокланган төзелеш йортын реконструкцияләүгә дә файдаланырга мөмкин. Элек мондый мөмкинлек каралмаган иде, чөнки йортны төзекләндерү юлы белән торак шартларын яхшырту йортта яшәүче башка хуҗаларга да кагыла дип саналды.

 

фото: https://www.tatar-inform.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев