Лениногорск Социаль фонды фамилияне алыштырганда бердәм пособиене ничек саклап калырга икәнен аңлата
Фамилияне алыштырганда бердәм пособиене ничек саклап калырга? Бу хакта Лениногорск Социаль фонды аңлата.
Әгәр дә сез яңа фамилияле паспорт рәсмиләштергәнсез һәм бердәм пособие алуны дәвам иттерергә телисез икән, берничә шартны үтәргә кирәк.
Беренчедән, СНИЛС мәгълүматларына үзгәрешләр кертергә. Моны Татарстан буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтендә, МФЦда яки эш бирүче аша шәхсән эшләргә мөмкин.
Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында профильне дә яңартырга. Профильгә керәсез, документыга басасыз, аннары паспорт РФ, редактировать дигәнгә басып, яңа фамилияне язасыз һәм сакларга дигән билгегә басарга.
5 календарь көне эчендә мәгълүматлар эшкәртелә, тикшерелә. Аннары шәхси кабинетка мәгълүматның эшкәретелеп бетелгән икәнлеге турында хәбәрнамә килә.
Түләүләр өчен реквизитларны ачыклау өчен банкка фамилиянең үзгәрүе турында хәбәр итәргә. Моны яңа паспорт алганнан соң ук эшләү яхшырак.
«Госуслуги» порталы аша бердәм пособие өчен реквизитларны алыштыру турында гариза бирергә. Шунысы мөһим: моны инде билгеләнгән пособиене алучы гына эшли ала.
Алда язылган шартларны үтәү документларны дөрес рәсмиләштерергә ярдәм итә һәм бердәм пособиенең вакытында килүен тәэмин итәчәк.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев