Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды кайбер әниләрнең вакытыннан алда пенсиягә чыга алуын аңлата

15 ел стажы һәм 3 баласы булган күп балалы аналар вакытыннан алда пенсиягә чыга ала, дип хәбәр итә Лениногорск Социаль фонды.

Өчтән артык бала табып, аларны 8 яшенә кадәр тәрбияләгән һәм 15 еллык иминият стажы туплаган хатын-кызлар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. 

Мондый очракта, 57 яшьтә лаеклы ялга чыгарга була, әгәр 3 бала табып тәрбияләсә. 56 яшьтән – 4 бала булганда,  50 яшьтән -  5 һәм аннан күбрәк бала.

Шул ук вакытта балаларны 1,5 яшькә кадәр карау вакыты әни кешенең иминият стажына кертелә һәм пенсия коэффициенты күләмен арттыра: беренче баланы карау бер календарь елга  1,8 коэффициент бирә, икенче балага –  3,6; өченче яки дүртенче балага — 5,4 коэффициент.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев