Лениногорск Социаль фонды: Пенсия өчен хезмәт хакы «ак» булсын
Булачак пенсия бары тик “ак” хезмәт хакыннан гына туплана, керемнең рәсми булмаган өлеше пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмый, дип искә төшерә Лениногорск Клиентлар хезмәте белгечләре.
Нәрсәләрне исәпләгәндә “ак” хезмәт хакы гына исәпкә алына?
Беренчедән, пенсия коэффициенты, ул турыдан-туры түләү күләменә бәйле. Икенчедән, түләнгән взнослар да “ак” хезмәт хакы гына булганда исәпкә алына. Шулай ук социаль ярдәм чаралары да исәпкә алына.
Хезмәт эшчәнлеге чорлары, эш бирүче тарафыннан сезнең өчен түләнгән иминият кертемнәре, стаж, исәпләнгән пенсия коэффициентлары һәм тупланма пенсия суммасы (әгәр андый булса) турындагы барлык мәгълүматлар шәхси лицевой счетта (ИЛС) бар.
Эш бирүче барысын да хәбәр иткәнме икәнлеген белү өчен лениногорскилылар шәхси лицевой счетны дәүләт хезмәтләре порталында өземтәне (выписка) карый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев