Лениногорск Социаль фонды сентябрьдә балалар пособиеләре һәм пенсияләрне түләү графигын тәкъдим итә
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды сентябрьдә балалар пособиеләре һәм пенсияләрне түләү графигын тәкъдим итә

Кредит учреждениеләре (банклар) аша Социаль фонд бүлеге

- 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
- эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие;
 - 3 яшькә кадәрге беренче бала тууга  бәйле рәвештә түләү;
- СФР линиясе буенча хәрби хезмәткәрләрнең баласына айлык түләүләрне  3 сентябрьдә  күчерә.

 5 сентябрьдә ана капиталы акчаларыннан айлык түләү күчә.

6 сентябрьдә (8 нче число өчен) эшләүче ата-аналар өчен яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие, 13 һәм 20 сентябрьдә (15 һәм 22 нче числолар өчен) пенсияләр күчерәчәк.

Почта элемтәсе бүлекчәләре аша пенсияләр һәм пособиеләр 3-21 сентябрь көннәрендә китерелә.

“Игътибар итегез, акча көн дәвамында күчерелә. Әгәр пособиеләр счетка иртән кермәсә, акчаны көн ахырында килгәнен көтәргә кирәк”, - дип хәбәр итә Лениногорск Клиентлар хезмәте.

 

 


Нет комментариев