Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск студентлары яңа белемнәр үзләштерә

Лениногорск нефть техникумы студентлары “Татнефть” компаниясе гранты ярдәмендә Soft Skills күнекмәләрен өйрәнәләр.

 

Бу – һөнәр өчен кирәкле күнекмәләр, тормыштагы кирәкле сорауларны чишәргә һәм башка кешеләр белән эшләргә ярдәм итә.

Стратегик планлаштыру, эмоцияләрне танып белү, зур аудитория каршында чыгыш ясау, команда туплау, шәхси нәтиҗәлелек, стресска каршы торучанлык, бурычларны вәкилләштерү – болар барысы да Soft Skills күнекмәләре.

Булачак белгечләрне өйрәтү белән Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең бүлек мөдире Галина Быкова шөгыльләнә.  Грант хисабына ул «Soft Skills for Hard Times» программасы буенча онлайн платформада квалификацияне үстерү буенча укыды. Ул хәзерге заманда мондый күнекмәләр кирәк булачак, үз эшеңне яхшырак башкарырга һәм карьера үстерергә ярдәм итәчәк дигән фикердә тора.

Дәресләрдә студентлар видео-дәресләр карый, теорияне өйрәнә һәм практик биремнәр башкара: презентацияләр, инсценировкалар, ораторлык сәнгатен өйрәнәләр.

Киләсе елда укулар шәһәрнең башка мәгариф учреждениеләрендә дә узачак.

 

“Татнефть” матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев