Лениногорск суд приставлары 500 мең сумнан артык бурычы булган хатын-кызны җаваплылыкка тарткан
Лениногорск суд приставлары коммуналь түләүләр һәм кредитлар буенча 500 мең сумнан артык бурычы булган хатын-кызны җаваплылыкка тарткан.
Бурычларын түләтү буенча суд приставлары күп тапкыр хатын-кыз белән элемтәгә керергә омтылыш ясыйлар. Әмма бу лениногорскилы ханым тарафыннан игътибарсыз калдырылып килә.
Приставлар бурычлы хатын-кыз яшәгән адрес буенча киләләр. Аларга ишек ачучы булмый, әмма урамга чыккач алар подъезд янына Hyundai Solaris автомобиле руле артында килеп туктаган бурычтан качып йөрүче ханымның үзен күреп алалар.
Приставлар тарафыннан кичекмәстән автомобиль белән куллануны тыю һәм кулга алу турында карар кабул ителде. Хатын-кызга бурычларын ирекле рәвештә түләү өчен квитанция тапшырыла. Бурычлар түләмәгән очракта 10 көн эчендә автомобиль сатуга куелачак һәм бурычлар шуның барабәренә капланылачагы хәбәр ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев