Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суд приставлары предприятиенең КамАЗ машинасын арестка алган

Лениногорск суд приставлары бер хезмәт оешмасының КамАЗ машинасын тартып алган.

Хокук сагында торучыларның мондый чара куллануы оешманың үз эшчесенә хезмәт хакын тоткарлавы аркасында килеп чыккан.

Приставлар әйтүенчә, үз хокукларын яклауны сорап судка мөрәҗәгать иткән хезмәткәр хезмәт вазыйфаларын тиешенчә башкарган. Әмма эш белән тәэмин итүче аңа түләргә ашыкмаган.

 Приставлар тарафыннан кисәтелүгә карамастан, предприятие хезмәткәргә бурычын кайтармаган, нәтиҗәдә  хезмәт хакы буенча бурыч 240 мең сумга җиткән. Суд приставлары хезмәт оешмасының милке булган “КамАЗ” автомашинасына арест салып, тартып алган.

Машинаны кулга алу да, оешмага тәэсир итмәгән, хезмәт хакы һаман түләнмәгән. Нәтиҗәдә, суд тарафыннан КамАЗны сатуга кую турында карар кабул ителгән.  Машина сатылганнан кергән ачаның бер өлеше - хезмәт хакы ала алмаучыга, калганы - оешмасының үзенә кайтарып бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев