Лениногорск суды балигъ булмаган балаларның фатирдагы өлешләренә кагылышлы карар чыгарды
Лениногорск суды балигъ булмаган балаларның фатирдагы өлешләренә кагылышлы эшне карап, өлеш бүлеп бирү - мәҗбүри дигән карар чыгарды
Суд утырышында, Лениногорскидагы бер яшь гаиләнең, Россия Федерациясе Гаилә кодексының “баланың мөлкәти хокуклары” дигән 60 нчы маддәсен бозу очрагы тикшерелде.
Яшь гаилә фатир алырга булган һәм икенче балалары тугач, мондый бәхетле мөмкинлек барлыкка килгән. Гаилә яңа торак сатып алган, 2020 елда алар ипотека кредитын түләп тә бетергәннәр. Тик менә аларның әллә аңлы рәвештә, әллә онытып яңа фатирдан балаларга өлеш чыгармаганлыклары ачыкланган. Бу Лениногорск прокуратурасының да игътибарын җәлеп иткән, Прокуратура хезмәткәрләре балаларның законлы хокукларын бозу турында тиешле карар чыгарып, аны судка тикшерү өчен җибәргәннәр.
Судта хокук бозучылар үз гаепләрен танып, якын арада яңа фатирдан балаларына өлеш бүлеп бирергә вәгъдә иткәннәр.
Балигъ булмаган балаларга өлеш бүлеп бирү турында карар чыгарганнан соң, ул мәҗбүри рәвештә бүлеп бирергә тиеш. Карарның үтәлеше суд башкаручылары тарафыннан күзәтелә. Әгәр суд карары буенча, алга таба да ата-аналар балигъ булмаган балаларына фатирларында өлеш бирмәсә, бу очракта җаваплылык сак астына алу, җинаять җәзасы яки штраф рәвешендә билгеләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев