Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суды ялган килешүләр төзеп, күп күләмдә акча урлаучыга карата хөкем карары чыгарды

Кредит-кулланучылар кооперативында эшлүче хатын-кыз ялган займ килешүләре төзеп 800 мең сумнан артык акча үзләштергән.

Кредит бирү оешмасында менеджер-кассир булып эшләүче хатын-кыз элек кредитка акча алып торучыларның паспорт мәгълүматларыннан үзенчә файдаланган.

Суд материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче М. 2020 елның 7 нче мартыннан алып, 2021 нче елның 2 нче февраленә кадәр ара эчендә барлыгы 28 ялган займ рәсмиләштергән. Кредит алучыларның анкета мәгълүматларын кулланып, төрле суммаларга ялган займ килешүләре төзегән. Аларга бирү сылтавы белән М. офис кассасында булган акчаларны алып, үзе теләгәнчә файдаланган. Ул гомуми күләмдә 813 мең сумлык кредит рәсмиләштергән.

Лениногорск шәһәр суды, хезмәт урыныннан файдаланып, алдау һәм башкаларның ышанычынан  явызларча файдалану юлы белән, аларның  мөлкәтен урлауда гаепле дип табылган. 44 яшьлек  лениногорскида яшәүче хатын-кыз  мошенниклык өчен элек инде хөкем ителгән булган.

Суд утырышында М. гаебен тулысынча таныган, Россия Федерациясе Конституциясенең 51 маддәсе нигезендә, үзенә каршы күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Суд тикшерүләре барышында М. үзе китергән зыянны өлешчә түләгән. Хәзерге вакытта 500 мең сумга якын күләмдә гражданлык дәгъвасы суммасы белән килешүен килешүен раслаган.

Суд М.ны РФ Җинаять Кодексы159 нчы маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды. Ул 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 ел ирегеннән  мәхрүм ителде.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев