Лениногорск суды исерек шофёрга, инвалид булса да ташлама ясамаган
Лениногорск суды исерек шофёрга карата тагын бер административ эшне карап, карар чыгарды.
Моннан бер ай элек 62 яшьлек ир-ат хәмер кулланганнан соң руль артына утырган. Әмма юл хәрәкәте иминлеге инспекторларының зирәк карашы астына юлыккан. Шәһәрнең шәхси секторындагы Заречная урамында аның юлына аркылы төшкәннәр.
Тәртип сакчылары аңарда исереклек билгеләрен күреп алганнар һәм алкотектор ярдәмендә тикшерү узарга тәкъдим иткәннәр. Прибор ир-ат канында шактый күләмдә алкоголь күрсәткән.
Суд каршына баскач пенсионер ир-ат үз гаебен танып, үзенә карата йомшаграк җәза куллануларын үтенгән. Ул инсульт кичергән, өченче группа инвалид, гаиләсе, өч оныгы булуын, машинадан башка авырга туры киләчәген әйткән. Әмма исерек килеш руль артына утыручыларга закон таләбе катгый: суд ир-атны гаепле дип тапкан һәм 45 мең сум күләмендә штрафка тартып, бер ел да алты айга йөртү хокукыннан мәхрүм иткән.
Суд карары законлы көченә кергәнче, Лениногорск шәһәр судына шикаять бирергә була.
Фото «Заман сулышы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев