Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суды үз улының гомерен өзә язган ата кешегә карата хөкем карары чыгарды

Әлеге җинаять очрагы буенча алып барылган тикшерү эшләреннән соң, Лениногорск прокуратурасы 57 яшьлек ир кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.


Суд  ир кешене РФ Җинаять Кодексының 30 нчы маддәсе 3 нче өлешендә, 105 нче маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаятьне кылуда, ягъни кеше үтерүгә омтылуда гаепле дип тапты.

Суд материалларыннан күренгәнчә,  гаепләнүче һәм аның улы арасында низаг  районның Дала Зәе бистәсендә, Степнозайская урамында урнашкан йорт ишегалдында килеп чыккан.

Узган елның ноябрендә 32 яшьлек  зыян күрүче әти-әнисе янына  шәһәрдән кунакка кайткан булган.  Бераздан ата-анасы арасында низаг килеп туган. Яшь кеше, әнисен яклап, әтисенә урындык белән кизәнгән. Ата кеше урындыкны тартып алып, улының уң як күкрәк читлегенә пычак белән  кадаган. Ашыгыч ярдәм бригадасының вакытында килеп өлгерүе генә зыян күрүченең гомерен саклап калган.

Хөкем каршына баскач, ир кеше үзенең гаепле булуын өлешчә генә таныган. Лениногорск суды ир кешене 6 елга ирегеннән мәхрүм итте. Әлеге срокны ул катгый режимлы төзәтү колониясендә узачак.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев