Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суды хезмәт вазыйфаларыннан файдаланып, үзенең матди хәлен яхшыртучыга җәза билгеләде

Хезмәт вазыйфаларыннан файдаланып үзенең матди хәлен яхшырткан лениногорскилыга суд каршына басарга туры килде.

Нәтиҗәдә, 49 яшьлек хатын-кызга карата урланган акчаларны кайтарып бирергә, шуңа өстәп штраф түләргә дигән карар чыгарылды.

Лениногорск прокуратурасы хатын-кызга карата РФ Җинаять Кодексы 160 маддәсенең 3 өлешенә караган ике эпизод – үзләштерү ягъни үзенә ышанып тапшырылган чит кеше мөлкәтенә кул салу,  хезмәт урыныннан файдаланып, зур күләмдә урлау буенча җинаять эше кузгаткан иде.

Эш материалларынан күренгәнчә, гаепләнүче 2020 елның октябрь-ноябрь айларында, Лениногорск муниципаль районының җирле иҗтимагый оешмаларының берсендә рәис урынбасары булып эшләгәндә, хезмәт урыныннан файдаланып, 63 мең сум бюджет акчаларын үзләштергән.

 Гаепләнүче хатын-кыз үз гаебен тулысынча танып, китергән зыянны тулысынча каплады. Суд гаеплегә 120 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Кыек куллы хезмәткәргә законсыз гамәле,  нәкъ халык телендәге әйтемдәгечә, “өч тиенлек файда, ун тиенлек зыян” китергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев