Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск сулыкларында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүне искәртәләр

Матур, җылы көннәр урнашты. Җәй көне елга, су буйлары үзенә тарта. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә.

Тиешсез урында су коенуның ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Узган ел Лениногорск районында 4 кеше батып үлгән, 2022 елда – 3 кеше.

«Район территориясендәге барлык ачык сулыкларда да коену тыела, алар коену өчен җиһазландырылмаган да. Бары тик шәһәрдә түбән сулыкта гына коену сезонында су керергә мөмкин. Әлеге пляж да әле ачылмады», - дип кисәтә Лениногорск районы башкарма комитетның административ бүлеге начальнигы Елена Ненад.  

Район территориясендә ел саен язгы-җәйге чорда мобиль төркемнәр тиешсез урында су коену буенча контрольлек итәргә чыга. Мобиль төркем составына эчке эшләр бүлеге, янгын сүндерү хезмәткәрләре, коткаручылар һәм авыл башлыклары керә.

Рейдлар Иске Писмән, Зәй-Каратай, Түбән Чыршылы сулыкларына ясалачак.

“Су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда  коену фактларын ачыклаганда административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.10 статьясы буенча беркетмәләр төзелә. 2023 елда 9 беркетмә төзелгән. Барысы буенча да штрафлар рәвешендә суд карарлары кабул ителде”,  - дип аңлатты Елена Ненад.

Суда куркынычсызлык чараларын төгәл үтәү куркаклык түгел, ә саклану чаралары. Балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз - бу куркыныч. Беркайчан да таныш булмаган урында коенмагыз.  Алкоголь кулланып, шулай ук суга керү тыела.

 

  • Һәрбер кеше суда үз-үзен тоту кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык чараларын белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Административ хокук бозулар турында Татарстан Кодексының 3.10 маддәсе гражданнарга 1000 сумнан 1500 сумга кадәр, вазифаи затларга 4000 сумнан 50000 сумга кадәр, юридик затларга 40000 сумнан 50000 сумга кадәр кисәтү яки штраф салу рәвешендә җәзаны күздә тота.

фото: Лениногорск-информ


 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев