Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск табиблары кисәтә: тюбингта шуганда сак булыгыз

Кышкы сезон башланырга өлгермәде, Лениногорскида инде дүрт бала тюбингта (түгәрәк формадагы кабартылган резина чана) таудан шуганда имгәнүләр алган, шуның икесе нык зыян күргән.


“Тюбингта шуганда катлаулы имгәнүләр алып, ике баланың аяк, куллары сынган. Хәзер алар медицина ярдәме алалар. Кыш башланды, балалар таудан шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен исләреннән чыгармасыннар иде. Әлбәттә, әти-әниләргә балалары белән бу хакта сөйләшергә кирәк”, - ди Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров.

Элек апа-абыйларның таудан тазга утырып шуа идек дип сөйләгәннәрен тыңласаң, бәлки, таз иң куркынычсызы да булгандыр әле. Таз, чана, аннары “ледянка” чыгарыла башлады. Соңгы елларда таудан шуарга чаналар тартып түгел, тюбинглар тартып баралар.

Травматолог-табиблар әйтүенчә, тюбинглар артык шома һәм җиңел булу сәбәпле,  астына эләккән кечкенә генә әйбердән дә аны бик каты “сикертә”, моның нәтиҗәсендә, кеше нык кына имгәнергә мөмкин.

“Чанада шуганда бала юлында берәр төрле каршылык очраса тизлеген киметә, аны әйләнеп үтә ала. Әлбәттә, бу очракта да җәрәхәт алу куркынычы бар, әмма күпкә кимрәк. Ватрушкалардан аермалы буларак, мондый хәлләр сирәк очрый”, - ди Лениногорск үзәк район хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Рөстәм Темралиев.

Ватрушкада шуганда, юл-транспорт һәлакәтендәге кебек каты имгәнергә мөмкин. Бу тюбингның тизлеге сәгатенә 50 километрга кадәр җитүгә бәйле. Бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен, травматолог махсус җиһазландырылган тау битләрендә генә тюбингта шуарга кирәк дип киңәш итә. Алар сөзәк булырга, агачлар, төзелеш корылмалары һәм конструкцияләр, якын-тирәдә сулыклар булмаска һәм тимер юл үтмәскә тиеш.

Травматология бүлеге мөдире Рөстәм Темралиев сүзләренчә, егылган вакытта балалар баш җәрәхәтләре, тубык сөяге сынулары, сеңер тартылулары алырга мөмкин. Проблемалардан саклану өчен, ул чана, сыйфатлы тюбинг кулланырга киңәш итә. Тимераякларны размерына туры китереп сайларга кирәк, алар нык итеп каптырылган булырга тиеш. Шуганда саклагыч җайланма – шлем һәм тез калканы (наколенник) кияргә кирәк.

“Чаңгыда, тимераякта шуу, чана шуу - болар барысы да бик яхшы, әмма куркынычсызлык кагыйдәләре беренче урында торырга тиеш. Ата-аналар балаларын күмәкләп таудан шуа торган урынга алып барсалар, үзләре үк контрольдә тотсыннар. Әгәр дә олыларның берсе өстән төшүне күзәтсә, икенчесе аста балага тиз юлдан китәргә булышса, тагын да яхшырак”, – ди табиб.

 Лениногорскида травматология хезмәте тәүлегенә 24 сәгать эшли. Кичке якта имгәнүләр алсагыз, иртәнге якны көтеп тору кирәкми, шунда ук приемный покойга мөрәҗәгать итәргә (зурлар яки балалар стационарына). “Ашыгыч ярдәм”не 112, 03, 8-85595-5 -03 -23 телефоннары буенча чакыртырга була. Лениногорск поликлиникасында травматологка алдан язылу буенча яки экстрен тәртиптә дә эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 16.00гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балалар поликлиникасында талон буенча 10.00 сәгатьтән 14.00гә кадәр.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында 9 декабрь санында укый аласыз.

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев