Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск табиблары шәһәр һәм район халкын диспансеризация узарга чакыра

Лениногорскида шәһәр һәм районда яшәүчеләр өчен гыйнвар аеннан диспансеризация башланды.

Бу һәркем өчен кирәкле тикшеренү, ди үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника ярдәме буенча урынбасары Розалия Зарипова.

“Диспансеризация- комплекслы тикшеренү. Аны ел саен үткәрәбез. Вакытында үз сәламәтлегең торышы турында белергә була”, - ди ул. Аның әйтүенчә, гыйнвар еның беренче эш көннәреннән үк диспансеризация үткәрү эше башланган. Бүгенге көндә үзәк район хастаханәсе һәм медсанчасть поликлиникаларында, Мурзин урамындагы гомумпрактика табиблары офисында узарга була.

Авыл кешеләре Шөгер участок хастаханәсенә һәм Иске Куак табиблык амбулаториясенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларында да уза башларга мөмкин. Ә диспансеризацияне фельдшер юллаган учреждениедә үтеп бетәргә була.

“Диспансеризациягә күбрәк халыкны җәлеп итәр өчен төрле формалар кулланабыз. Күчмә бригадалар бар. Бүген, мәсәлән, ике мобиль бригада газ оешмасы хезмәте белән эшли. Нефть оешмаларын, мәгариф учреждениеләрен дә колачлыйбыз. Участок терапевтлары аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең өенә барып хезмәт күрсәтә”, - дип сөйли баш табиб урынбасары.

Шунысы бар: һәр шимбәдә 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр поликлиникада диспансеризация узып була.

Розалия Зарипова искәрткәнчә, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләргә, хроник авыруы булганнарга мәҗбүри рәвештә узарга кирәк.

  • Диспансеризациягә поликлиникада терминал аша язылырга яки дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru). Яисә контакт-үзәккә шалтыратырга: 8(8595) 5- 03-75, 5-06-68. Поликлиникада 203нче кабинетка – профилактика үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Әлеге кабинет 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр эшли.

фото: Рамия Гарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев