Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск трейлы: юеш юллар, катлаулы трасса һәм яңа үрләр яулау

Шәһәребез «Физик культура һәм спортны үстерү» дигән илкүләм проект кысаларында үткәрелүче TIMERMAN ярышлар бәйгесенә кушылды.

Узган шимбәдә узган Лениногорск трейлы бу йөгерешләрдә катнашучылар өчен чын маҗара булды. Вак кына өстән сибәләп торган яңгыр, тайгак юллар узышчыларның кәефен төшермәде генә түгел, киресенчә, көрәш дәрте өстәде.
Лениногорскида TIMERMAN-2025 трейлы узды.

Бу көнне шәһәребезне уратып алган урманлы-таулы җирләрдән үтүче бәйге трассага 600гә якын спорт сөюче чыкты. Бу араларда туктамый яуган яңгырлар алар узасы юлларны бик тайгыч ясаган иде. Йөгерешчеләр өчен бу чын мәгънәсендә чыдамлылык һәм ихтыяр көченә сынаулар булды. 

Ярышлар 2025 елда тәмамланган «Демография» илкүләм проектына алмашка килгән, “Физкультура һәм спортны үстерү” мөһим илкүләм проект булып тора. Әлеге дәүләт программасы массакүләм спорт чараларын популярлаштыру, тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Аның тагын бер зур максаты бар, ул – дуслык һәм бердәмлек.

Бөтен ил белән берлектә Яшьләр көнен билгеләп үткән чакка туры килгәнгә, трейлда, билгеле, яшьләр  күп булды. Әмма бәйге өлкәнрәк яшьтәгеләрне, балаларны да битараф калдырмады, йөгерешчеләр арасында алар да күп булды.

Лениногорск трейлчылары арасында администрация, бизнес, мәгариф һәм спорт вәкилләре, шул исәптән Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов һәм Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да бар иде.

Йөгерү ярышлары И. Хәсәнов исемендәге спорткомплексы  янында тантаналы төстә башланып китте. Билгеле, йөгерешләрдә катнашучылар, бәйге башланыр алдыннан аяк-кулларын яздырып, тегендә-монда хәрәкәт итә. Аларга  җанатарлары, уку йортлары, мәктәпләрең спорт тәрбиясе җитәкчеләре, көч-куәт биреп торырга килгән әти-әни һәм әби-бабайлар үзләренең барлык киңәшләрен җиткереп калырга ашыга. Җанатарларга килгәндә, алар Лениногорск трейлы дистанциясенең буеннан-буена диярлек тезелешеп баскан иде.

Кайберләре турында хәтта, әллә болар һәммәбезгә таныш “Ералаш” тапшыруындагы бер герой сыман, узышларда катнашучыны каршы алу өчен, аның  үзеннән дә тизрәк чабып барып, алдарак каршы алдылармы әллә дигән шик тә туды. Лениногорск нефть техникумында укучы берничә студентның күрше шәһәрләрдә яшәүче әниләре һәм әбиләре килгән.

 “Мин  мәктәптә укыган елларымда, аннан һөнәри уку йортында белем алганда спорт ярышларында катнашуны көтеп ала идем. Ул вакытларда мондый трейллар булмады, аның әле беренче кабат кына үткәрелүен белдем.  Әмма һәр елны беренче майда эстафетасында йөгерә идем. Оныгымны да бәләкәй чагыннан спорт белән шөгыльләнергә , дус булырга өйрәтергә тырыштым. Тырышлыгым нәтиҗәсез булмады дип ышанам, ул спортны үз итә.  Курсташлары белән шундый җитди әзерләнделәр, бу араларда хәтта өйдә дә күрмәдек дияргә була”, -ди Марина ханым Вострукова. 

Бәйгене оештыруда җаваплы булучылар, трейлда катнашучы һәр яшь категориясе өчен үз дистанцияләрен билгеләп, әзерләп куйганнар иде. Иң кечкенә йөгерешчеләргә дә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек булды. Төп йөгерүләр алдыннан балалар өчен TIMERKIDS ярышлары узды. Алар әти-әниләре белән бергә, ә кайберләре кулга-кул тотынышып, билгеләнгән араны йөгереп уздылар . Яшь катнашучылар истәлекле медальләр һәм уңай хис-кичерешләр алды. Кечерәк яшьтәге мәктәп укучылары өчен  дистанция – 300 метрга кадәр иде. Ә өлкәннәр өчен инде узышлар дистанциясе җитди, ул 3, 10 һәм 20 километрга кадәр җитте. Әлбәттә, алар үз мөмкинлекләреннән чыгып, нинди арага узышуны үзләре сайлап алдылар.

 Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов катнашучыларга мөрәҗәгать итеп : "Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле кунаклар! Бүген бездә зур спорт бәйрәме. Без беренче тапкыр TIMERMAN командасына кушылып, йөгерү ярышлары үткәрәбез.  Лениногорск паркы – Татарстанда иң яхшы урыннарның берсе, бүген 600гә якын кеше моңа инана алачак. Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм киләсе стартларга чакырам. Һәркемгә уңышлы финишлар телим”,- диде. 

 Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин шулай ук Лениногорск трейлы трассасының өстенлекләрен билгеләп үтте: 
"Шәп дистанция, матур атмосфера һәм уникаль табигать. Мондый матур урман паркы һәр шәһәргә дә эләкми. Лениногорскига гаиләгез һәм дусларыгыз белән килегез, биредә Татарстанның беренче нефте белән бәйле тарихи урыннар, Шөгер авылындагы нефть музее, гомумән, күреп-сокланырлык нәрсәләр бар”,- дип кунакларга мөрәҗәгать итте.

Лениногорск шәһәре һәм районы халкының сәламәтлеге сагында торучылар, физкультура һәм спортның – сәламәтлек чыганыгы булуын дәлилләп, бердәм булып трейлда катнаштылар. Алар арасында – Лениногорск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре һәм баш табиб Равил Шагиев, УЗИ кабинеты мөдире Денис Тимерханов һәм хастаханәнең баш бухгалтеры Наталья Аршинова да бар иде. Наталья 3 километрга узышты, ә ир-атлар 10 километрлы дистанцияне сайлап алган иде.

TIMERMAN – безнең илдә үткәрелә торган иң массакүләм ярышлар сериясе ул. Аларда быел гына да 300 меңнән артык кеше катнашкан. Кем өчендер ул физик мөмкинлеген сынап карау, кем өчендер яңа дуслар табу, ә кемгәдер яңа үрләр яулау чарасы. 

Менә шушы беренче трейлдан безнең шәһәребездә дә бу спорт традициясенә нигез салыныр дип ышанабыз.


фотолар: мэриянең матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев