Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары лауреат исеменә лаек булды (+фотолар)

Әлмәт шәһәрендә республикакүләм «Сандугач сайрар илем» фестиваленең «Театраль иҗат» номинациясе буенча бәйге узды.

Бәйгеде шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә эшләп килүче «Энҗе бөртекләре» иҗат төркеме фин язучысы З. Топилиусның «Ике икең дүрт» исемле спектакле белән катнашты һәм зур җиңү яулады, III урын лауреат исеменә лаек булды.

Жюри әгъзалары музыкаль бизәлешнең урынлы булуын, костюмнарның матурлыгын, укучыларның татар телендә камил дәрәҗәдә чыгыш ясауларын телгә алды.

Әлеге үзәктә укучылар өчен күргәзмә дә эшләде.  Кызыклы экспериментлар үткәрү мөмкинлеге дә булды. Шулай ук, искиткеч бай булган музыкаль инструментлар музее эшли иде. Балалар өчен бик кызыклы уен мәйданчыклары да бар иде. Укучылар күңелләре булып, дәрт алып, чынлап та рухи азык алып ял итеп кайттылар.

Афәрин укучыларга һәм җитәкчеләренә! Яңадан - яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын.

Фото һәм мәгълүмат Фәридә Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев