Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск урманнарына керү чикләнде

Көннәр эссе тору сәбәпле.

Янгын куркынычы югары булуга бәйле рәвештә, Татарстанда 14 июньнән гражданнарга урманнарга керү чикләнде, ул 21 көн гамәлдә булачак.

Шул турыдагы карарны ТР Министрлар Кабинеты имзалаган.

«Чикләүләр Татарстанның урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата кертелгән. Алдагы чорда гражданнарның урманда йөрүе, анда транспорт чарасында керү һәм билгеле бер төрдәге эшләр башкару чикләнә. Биредә гамәлдәге законнар нигезендә урманнардан файдалану буенча эшчәнлек алып баручы кешеләр урман аша йөри торган гомуми кулланыштагы юллар искәрмә булып тора», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстан урманчылары чикләүләр кертү, аның гамәлдә булу вакыты һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштырачак.

Искәртеп узабыз, көннәрнең эссе торуына да карамастан, быел республика территориясендә урман янгыннары әлегә теркәлмәде. 2023 елда эссе һава торышы аркасында республикада мондый чикләүләр – алты, 2022 елда өч тапкыр кертелде.

 https://tatar-inform.tatar

фото:  Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев