Уңышка ирешү.
Лениногорск шәһәр һәм район Ветераннар советы — ветераннарның иң яхшы җирле иҗтимагый оешмасы буенча республика конкурсы лауреаты. Бүләкләү тантанасы Казанда Татарстанның Региональ ветераннар һәм пенсионерлар оешмасына 40 ел тулу уңаеннан узды.
Лениногорск ветераннар советы өлкән буын вәкилләре өчен тематик очрашулар үткәрә. Бу эшчәнлек «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Актив озын гомер» программасы максатларына тулысынча туры килә: өлкән буынны җәмәгать тормышына җәлеп итү, аларның активлыгын һәм сәламәтлеген саклау.
Галия Хәлимова — үрнәк алырлык кеше. Ул рәис эшенә алынуга, ветераннар советы эшчәнлеген җанландырып җибәрде, совет карамагында төрле очрашлар үткәрелә, музей ачылды.
Дүшәмбе көнне узган атналык планеркада район башлыгы Марат Гирфанов та Галия Хәлимовага чәчәк букеты тапшырып, аның актив эшчәнлеген билгеләп узды.
Ветераннар советы үткәргән чараларда катнашырга теләсәгез, белешмә өчен телефон номеры : 8 (85595) 2-33-42.

Нет комментариев