Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ветераннар советында бәйрәм уңаеннан очрашу үтте

Ир-егетләр тематик көн уңаеннан, хәрби костюмнар киеп килделәр.

Сугыш һәм хезмәт ветераннарының шәһәр Советында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Ул тантаналы һәм патриотик атмосферада үтте. Отставкадагы подполковник Илья Мишин,  отставкадагы подполковник, Әфганстандагы сугышта катнашучы Владимир Золотухин, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, “Сугышчан туганлык” Лениногорск җирле бүлеге җитәкчесе Камал Атакишиевның чыгышлары үз илебезнең тарихын сакларга, белергә, яшьләрдә Россия армиясенә карата хөрмәт тәрбияләргә кебек темаларны үз эченә алган иде.   

Табын артында тәмле чәй эчеп, "Забавушка" ансамбленең музыкаль номерларын тыңлап, җылы эчтәлекле очрашу үткәрделәр.

Очрашуны оештыручы – Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимовага соңыннан рәхмәт сүзләре әйттеләр.

 

фото: ветераннар советыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев