Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ветераны Рәисә Рәхим кызы Хәсәновага 95 яшь тулды

Бөек Ватан сугышы вакытында, Рәисә Рәхимовна, шул чордагы күп кенә балалар кебек үк, фронтка булыша: солдатларга җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли, Бөек Җиңүгә үз өлешен кертә.

Рәисә Рәхим кызы 1930 елның 12 июлендә Уфа шәһәрендә  туа. Аңа кечкенәдән үк авырлыклар белән очрашырга туры килә: сабый чагында ул балалар йортына эләгә. Ләкин язмыш аны сындырмый-киресенчә, холкын чыныктыра, рухи көч һәм ныклык тәрбияли.

Лениногорскига алар 1956 елда тормыш иптәше белән күчеп киләләр. Шул еллардан алып Рәисә ханым шәһәребезнең ОРС, ПАТП оешмаларында хезмәт куя. Үз эшен тырышып, намус белән башкарганы өчен рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнә.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм  Җиңүгә керткән өлеше өчен Рәисә Рәхим кызы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераны исеменә лаек була, шулай ук юбилей медальләре һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнә. Бүген Раиса Рәхим кызы балалары,  оныклары һәм оныкчыкларының кайгыртучан-җылы канаты астында гомер кичерә. 
Хезмәт һәм сугыш ветеранын күркәм юбилее белән Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова тәбрикләде.

Фото пресс-служба ЛМР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев