Лениногорск ветеринария берләшмәсе этләрне чиплаштыру кагыйдәләрен аңлата
Быелның 1 гыйнварыннан һәр эт чиплаштыру процессы үтү турындагы закон гамәлгә керде. Бу хакта безгә - редакциягә Лениногорск ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтов хәбәр итә.
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Карары (26.12.2024 ел, №1214) нигезендә шушы ел башыннан этләрне чиплаштыру эше башланды. Элегрәк мондый процедураны халыкара күргәзмәләрдә катнашучы этләр узган булса, хәзер зурмы, кечкенәме – яшенә карамый – барлык этләр дә теркәләчәк”, - дип аңлата баш ветеринар.
Рашат Әхмәтов әйтүенчә, чип кую процедурасы эт өчен авыртусыз уза. Озак процедура түгел.
“Махсус шприц ярдәмендә металл чип (ул бик кечкенә генә) этнең җилкә турысына тире астына беркетеп куела. Әлеге чипта уникаль номер язылган. Эт һәм аның хуҗасы турында мәгълүматлар ветеринария өлкәсендәге Федераль дәүләт мәгълүмати системасына, “Хорриот” дип атала ул, шул системага кертелә. Чиптагы номер да шунда языла”, - ди Рашат Әхмәтов.
Дүрт аяклы хайванның тиресе астына кертелә торган чипны дәүләт ветеринария берләшмәсеннән сатып алырга мөмкин. Әгәр эт баласы туа икән, аны туганнан соң өч ай эчендә теркәү тиешле. Шулай ук башка төбәктән эт алып кайткансыз икән, ул 30 көн эчендә теркәлү узарга тиеш.
Этләрне теркәү процедурасы Лениногорск районында башланды, әлегә гыйнвар аенда күпчелек ветеринарлар отпускта иде, менә февральдән эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү барышында этләрне чиплаштыру массакүләм рәвештә эшләнә башлаячак.
Агымдагы елның 1 июленнән эт асрау кагыйдәләрен бозган өчен (мәсәлән, караучысыз урамга чыгарып җибәрү, җәмәгать транспортында намордниксыз йөртү, теркәтүдән баш тарту һәм башкалар) штрафлар да кертеләчәк.
Этләрне теркәүгә кагылышлы сораулар белән Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 885595- 2-70-04
Этләрне теркәү һәм чиплаштыру өчен документлар кирәк:
- Хуҗа кешенең пропискасы язылган паспорты
- ИНН
- Элемтә өчен хуҗаның телефон номеры
- Этнең ветеринария паспорты (булмаган очракта чиплаштырганда ясала)
- Эт турында тулы мәгълүмат (кушаматы, яше, токымы, төсе)
Язманы тулысынча «Заман сулышы» сайтында 7 февраль санында укый аласыз
фото: «Лениногорск-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев