Лениногорск ветеринария берләшмәсе мал авырулары турында кисәтә
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ветеринария берләшмәсе мал авырулары турында кисәтә

Лениногорск Дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Россиядә терлекләрдә йогышлы авырулар, шул исәптән бруцеллез, котыру авыруы һәм Африка дуңгыз чумасы гел баш калкытып тора.

Бу авырулар терлекчелек өчен дә, халыкның сәламәтлеге өчен дә җитди куркыныч тудыра. 

“Авырулар таралуның сәбәпләре - терлекләрне читтән рөхсәтсез кертү һәм ветеринария документларыннан башка сатып алу. Инфекция кермәсен өчен халык җыеннарында һәм шәхси хуҗалыкларда аңлату әңгәмәләре үткәрелә, күрсәтмәләр өләшәбез”, - ди ул. 

Лениногорск районы ветеринария хезмәте белгечләре  маллар авыруларын ачыклау максатында, ел саен диагностик тикшерүләр үткәрә. Төп бурыч – авыруларны профилактикалау. Хуҗалыкларда түләмә, котыру, бруцеллез һәм лейкоз кебек йогышлы авыруларны булдырмау өчен эпизоотик иминлекне тәэмин итү мөһимлеген яхшы аңлыйлар.

“Малларның йогышлы авырулары ул -  җитди проблема. Авырулар нәтиҗәсендә терлекчелек тармагына җитди зыян килә һәм кешеләр сәламәтлеге, гомере өчен дә куркыныч туа.  Чөнки  малларның кайбер авырулары кешегә дә йога”, - дип сөйли Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов.

“Мөгезле эре терлекләрдә була торган бруцеллез - хроник рәвештә уза торган йогышлы авыру, ул еш кына хайваннарның үрчетү сәләте бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килә, организмның органнары һәм системалары күп тапкыр зарарлану белән характерлана. Барлык төр авыл хуҗалыгы хайваннары, бигрәк тә мөгезле эре һәм вак терлекләр авыруга бирешә”, - дип аңлатты Рашат Әхмәтов.

Африка чумасы вирусы белән очрашмас өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк, дигәндә, “Кисәтүнең төп ысулы – хуҗалыкка вирус кертмәү. Дуңгызларны урамда йөртмичә, кыргый хайваннар, бигрәк тә кабан дуңгызлары белән элемтәгә кертмичә, абзарларда тотарга кирәк. Шулай ук бинаны азык һәм башка чүп-чар калдыкларыннан даими чистартырга онытмаска, дезинфекция үткәрергә кирәк”, - дип кисәтте.


Хәбәр итү өчен

Әгәр маллар арасында авыру очраклары сизсәгез, шунда ук Лениногорск ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез: 885-595-6-50-04. Лениногорск ветеринария лабораториясе телефон номеры: 3-42-73. Сарабиккол участок ветеринария пункты:  2-98-06. Зеленая Роща ветеринария пункты: 3-37-48. Түбән Чыршылы ветеринария пункты: 3-96-45.

 

 

 


Нет комментариев