Лениногорск волонтерлары олы яшьтәге Сәлмановларга булыштылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск волонтерлары олы яшьтәге Сәлмановларга булыштылар

Хезмәт ветераны Илдус Сәлмановның өендә «Логос» балаларга психологик-педагогик ярдәм үзәге волонтерларын кабул итте.

 

Үзәкнең белгече Диләрә Мортазина һәм волонтерлар болай гына килмәгәннәр: теләкләре - игелек кылу. Илдус Сәлмановның йорт тирәсен, сарайны җыештыруда ярдәм күрсәттеләр.

Илдус агай исә яшьләргә сугыш еллары, күргән авырлыклары турында сөйләде.

Киткәндә аңа исәнлек-саулык теләделәр.

 

 

 


Нет комментариев