Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск халкы урамдагы куркыныч борщевик үсемлегенә зарланган

Халыкның бу мөрәҗәгате шәһәр администрациясенә кергән һәм тиешле хезмәтләр тарафыннан оператив рәвештә «эшкәртелгән».

Белинский урамындагы борщевикка шикаять килгән. Шикаять килү белән тиешле хезмәтләр куркыныч үсемлекне җыеп алганнар. Бу инвазив чүп үләне, һәм аны башка җирләрдә күрсәгез, бу куркыныч үсемлекне юкка чыгару өчен хәбәр итәргә кирәк.

27 июньнән 3 июльгә кадәр район хакимиятенең  «Ромашка» чат ботына 72 мөрәҗәгать кергән. «Безнең ишегалды» программасы  буенча иң күп сораулар икән.  Эшләр график буенча бара, әмма халыкның кисәтүләре дә исәпкә алына.

Агачлар һәм куаклар буенча  күп сораулар килгән. . Берәүләр яхшырак күзәтү өчен аскы ботакларны кисүне сорыйлар, икенчеләре борылганда күзәтүгә комачаулый торган юл буендагы куаклардан зарланалар. 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев