Лениногорск хастаханәләренә белгечләр эшкә килде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск хастаханәләренә белгечләр эшкә килде

Лениногорск үзәк район хастаханәсендә яңа белгечләр эшли башлады, дүрт яңа кадрлар белән тулыланды, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Табиб-хирург - Курбонов Огажон Тоирович. Ул Хатлон дәүләт медицина университетын 2022 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2026 елда исә Казан медицина университетының ординатурасын тәмамлый. Табиб-участок терапевты - Сокольская Виктория Александровна. Лениногорскида туып-үскән, 2024 елда Ульяновск дәүләт университетын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаган, аннары ординатура үткән. Туган шәһәренә эшкә кайтканчы, Ульяновскида поликлиникада табиб-педиатр булып эшләгән. Хәзер ул – үз ягында. Аның участогында 6 мең кеше яши.

Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлеге табибы – Федор Сергеевич Кисеев. Яшь белгеч тумышы белән Кемерово өлкәсеннән. 6 ел РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Кемерово дәүләт медицина университетында (Кемерово шәһәре) укыган һәм «Табиб‑дәвалаучы» квалификациясен алган. Табиблык практикасын башлаганчы Россия студентлар отряды кысаларында Кузбасс клиник ашыгыч ярдәм хастаханәсендә, Әлмәт һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсендә медбрат булып эшләгән. Бу тәҗрибә аңа ышанычлы юнәлеш алырга ярдәм итәр.

Табиб- участок педиатры – Гирфанова Миләүшә Наил кызы 2022 елда Башкорт дәүләт медицина университетын (Уфа шәһәре) "Педиатрия" белгечлеге буенча тәмамлый. Аннары ординатура уза. Участок шәфкать туташы, ашыгыч ярдәм һәм педиатрия бүлегендә тәҗрибәсе бар. Дүрт ел табиб‑педиатр булып эшләгәннән соң, Миләүшә Наил кызы, кечкенә пациентларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен, туган шәһәре Лениногорскига кайта.

Яңа белгечләргә эшләрендә уңышлар теләп калабыз, озак еллар табиблык антына тугры булып эшләүләрен телибез.

 

 

 

 

 


Нет комментариев