Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгынга каршы тору хезмәте бүлеге мич ягучыларны кисәтә

Мич ягып җылытыла торган торакларда, биналарда яки мунчаларда янгын чыгу очракларының илле проценты, мичнең һәм торбаларның төзек булмавыннан, ягу кагыйдәләренә кул селтәп кенә караудан килеп чыга. Ә бит фаҗиганы булдырмый калып та була!

Бәла булмасын өчен, гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү генә сорала.

Җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләрне, котельныйларны, җылылык генераторларын һәм калорифер җайланмаларын, башка җылыту приборларын һәм системаларын тикшерергә кирәк. Төзек булмаган мичләр һәм башка җылыту приборларын файдалану  фаҗига  белән тәмамланырга  мөмкин.

Төтен юлларын һәм мичләрне,  җылыту сезоны  башланыр алдыннан гына түгел, даими рәвештә чистартып тору сорала.

Өй яки мунча мичен якканда:

- ягылган  мичләрне караучысыз калдыру, шулай ук аларны кече яшьтәге балаларга күзәтүне йөкләү,

- мичләрне яндыру өчен бензин, керосин, дизель ягулыгын һәм башка җиңел ялкынсынучы һәм ягулык сыекчаларын куллану,

- әгәр  мич  махсус  алар өчен җайландырылмаган икән, күмер, кокс һәм газ  куллану,

-вентиляция һәм газ каналларын  төтен чыга торган торба сыйфатында куллану тыела.

 Топкалардан чыгарыла торган көл, шлак су белән капланырга һәм алар өчен махсус билгеләнгән куркынычсыз урынга  бушатылырга , төтен торбалары, төтен каналлары үтә торган  стеналар, түбәләр штукатурланган һәм агартылган булырга тиеш.

Мич якканда әлеге кагыйдәләрне төгәл  үтәсәгез, йортыгыз җылы һәм куркынычсыз булыр, ә бу һәркемнең кулыннан килә торган эш.

Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев