Лениногорск ЗАГС бүлеге белгечләре таныклыклар тапшырганда әтиләрне котладылар
Россиядә Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр.
Тиешле Указ Россия Президенты тарафыннан 2021 елда имзаланган. Быел ул бәйрәм 19 октябрьгә туры килә.
Баланы тәрбияләү, гаиләнең ышанычлылыгы кайгыртучан гаилә башлыгыннан башка мөмкин түгел һәм бу эштә атаның роле — беренче чиратта. Теләсә кайсы гаиләнең абруе әти кешенең исеме белән тыгыз бәйләнгән, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.
Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлеге белгечләре, яңа туган сабыйларның әтиләренә балалар туу турында таныклыклар тапшырганда, бәхетле гаиләләрне котладылар.
“Сезнең игелекле үрнәгегез һәм мәхәббәтегез булачак әти - улларыгызга төп сабак булсын. Сезне авыр вакытта кызларыгызның назы җылытсын”, диделәр.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев