25 октябрьдә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда яшь пар Илнар һәм Лия Минһаҗевлар татар милли стилендә никахлашу тантанасы үткәрделәр
Бу ЗАГС хезмәткәрләре өчен көтелмәгән күңелле хәл булды. Кеше тормышындагы иң шатлыклы көнне халык традицияләрен саклап уздыру – бу халыкның мәдәниятенә хөрмәт күрсәтү, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.
Илнар белән Лия «Безнең геройларга» акциясендә катнаштылар һәм СВО зонасында булган хәрбиләргә Халыклар бердәмлеге көне белән котлап язылган открыткаларга кул куйдылар.
Тормышыгыз да туй мәҗлесендәге бавырсак кебек татлы булсын, бәхетләр телибез !
фотолар: ЗАГС бүлегеннән


Нет комментариев