Лениногорск зооволонтерлары чаң суга: ташланган көчекләр-этләр саны саны арта
Кызганыч җан ияләре
“Лениногорск районының Үрнәк авылында – 5 эт баласы, Кузьминовкада - 5, Дурасово авылында – 1 көчек, шәһәр яны зонасындагы предприятиедә - 5 көчек әниләре белән», - дип хәбәр итә «Верный друг» волонтерлар төркеме.
“Зинһар, дүртаяклы дусларга стерилизация ясатыгыз”- дип сорый волонтерлар.
Зооволонтерларның Вконтакте битендә менә шундый пост урнаштырылган:
«Без этебезне алып килдек, сезгә бирергә телибез» дип китерәләр дүртаяклыларны. Аннары волонтерлар барысына да ярдәм итә алмагач, шунда ук безгә карата гаепләү яңгырый: “Волонтерлар карамаган, алар гаепле». Аннары кешеләрдән тагын да мәрхәмәтсез фикерләр килә: Үтерергә көчекләрне. Проблемасы да булмас.
Әмма бүген хайваннарны "юк итәргә" ярамый - җаваплы мөгамәлә турында закон эшли. Тотарга – стерилизация ясарга - кире кайтарырга. Бу гуманлы, ләкин кире кайтыр урын булмаса, проблема хәл ителмәячәк, ә иясез, хуҗасыз, йортсыз хайваннар арта гына барачак. Шәһәрдә приютлар юк, шуннан этләр көтүе арта да.
Безгә – волонтерлар төркеменә ташландык этләр турында язалар, ул этләрнең күбесе авылларда яши. Районда яшәүче халыкка, җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итәбез, үтенәбез: стерилизация оештырырга кирәк. Моны ветеринария клиникаларында эшләргә мөмкин.
Адреслары: Энгельс урамы, 3нче йорт. тел. 8-987-175-07-90
Чайковский урамы, 17 Е йорт, тел. 8(85595) 5-79-59
Колхозная урамы, 14нче йорт, тел. 8(85595) 6-50-04.
Фото: “Верный друг”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев