Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 10 яшьлек кыз әнисенең бөтен хезмәт хакын мошенникларга күчергән

Лениногорскида яшәүче 10 яшьлек кыз әнисенең банк картасындагы хезмәт хакын мошенникларга күчергән.

Кыз бала шул рәвешле соңгы арада аеруча популярлашкан интернет уеннарның берсенә кирәкле валютаны бушлай алып калырга теләгән.

Иптәш кызы әйткән аккаунтка кереп язылгач, аңа яшен, шушы уенда теркәлгән исемен һәм өйдәге берәр өлкән кешенең телефоны скриншотын төшереп җибәрергә кушкан смс-хәбәр килеп төшә.

Кыз боларның барысын да эшли. Озакламый аңа «әниең турында бар нәрсәне белдек, хәзер аңа каршы җинаять эше ачылачак, сине балалар йортына алып китәчәкләр», дип янап смс-хәбәрләр җибәрә башлыйлар. Бу хәлне булдырмас өчен кыз, әнисенең онлайн банк кушымтасына кереп, мошенникларга 20 мең сум акча җибәргән.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/161089/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев