Су янында коткаручылар һәм башка хезмәтләр кизү торган.
Лениногорск Гадәттән тыш хәлләр бүлеге мәгълүматлары буенча Качмануда бәкедә, Иске Писмән күлендә 800гә якын кеше су коенган, Федотовкада - 100гә якын, шәһәрдәге ике сулыкта - 50гә якын кеше.
Бәйрәм гыйбадәтләрендә 500гә якын кеше катнашкан.
Су коену вакытында куркынычсызлыкны һәм тәртипне тәэмин итүдә 36 кеше һәм 9 техник чара җәлеп ителгән.
Коену дәвам итә, куркынычсызлык рейдлары да дәвам итәчәк. Кар яуган очракта Иске Писмән купеленә юл ябылырга мөмкин.
фото: Лениногорские вести
Нет комментариев