Лениногорскида 2 ел рәттән малайлар күбрәк тууы күзәтелә
Әлеге язма – Лениногорск ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга таянып, бала туу, гаилә коручылар саны, аерылышучылар турында
Менә ике ел рәттән Лениногорск ЗАГС бүлеге туучы сабыйлар арасында малайларның күбрәк дөньяга килүен терки. 2024 елда – 253 малай, 2023 елда 289 малай дөньяга килгән.
Узган ел ике генә пар игезәкләр туган. Яңа туган 467 баланың 166сы – беренче, 158е – икенче, 83е – өченче, хәтта дүртенче-бишенче бала булып туучылар да бар, андыйлар саны – 60.
Лениногорск ЗАГС бүлеге – бик матур бина. Анда килеп керүгә, тантана рухы биләп ала. Ул мәрмәр ташлардан булган баскыч дисеңме, зур тантаналар залы, затлы утыргычлар, Мендельсон маршы... Менә шундый гүзәл бинада бер-берсен бәхетле итәргә сүз куешып, 2024 елда барлыгы 522 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Шуның 109ы- катнаш никах, шулай ук чит ил кешеләре белән булган 4 никах теркәлгән.
Кызганыч, тормыш тигез генә юлдан бармый, бербөтен тормышның икегә аерылу очраклары да бар: Лениногорскида узган ел 279 пар аерылышкан. Шуның 212се – суд карары буенча, 66сы – үзара килешү буенча. Ә 2023 елда 322 пар “канатларын каерганнар”.
Лениногорск ЗАГС бүлеге якты дөньядан китүчеләр турында актлар язган. Узган елда барлыгы 1041 кеше – бакыйлыкка күчкән. Шуның 583е – ир-атлар, 458е – хатын-кызлар.
2023 ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 34 кешегә күбрәк.
ЗАГС бүлеге белгечләре әйтүенчә, никахлашу датасын сайлаганда, күп кенә парлар матур даталарга игътибар итәләр, аерым көндә төзелгән союз ныклы, уңышлы булачак, дип саныйлар. Әлбәттә, сынамышларга барысы да ышанмый. Ә менә август – яңа гына өйләнешүчеләр арасында иң популяр ай, дип искәрттеләр ЗАГС бүлегендә.
Розалия Мостафина
фото: Татар- информ
Туй үткәрү өчен матур даталар
Кыш айларында – 25.01.2025 , 02.02.2025 , 14.02.2025, 20.02 2025, 12.12.2025
Яз айларында – 25.03.2025, 25.04.2025, 26.04.2025, 05.05.2025
Җәй айларында 06.06.2025, 20.06.2025, 25.06.2025, 08.07.2025, 25.07.2025 08.08.2025.
Көз айларында – 09.09.2025, 25.09.2025, 10.10.2025, 25.10.2025, 11.11.2025, 25.11.2025.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев