Лениногорскида «акыллы домофон» куйдыртабыз дип, гаилә 1 миллионнан артык акчаларын югалткан
Шәһәрдә яшәүче гаилә алар капкынына эләгеп, бер миллионнан артык акча югалткан.
Башта билгесез кешедән шалтырату хатын-кызга килгән, ул ир-белән хатын яшәгән йортка “акыллы домофон” куелачагы турында хәбәр иткән. Ханымның телефонына код җибәрәчәкләрен һәм шул саннарны үзенә әйтүен сораган.
Ханым угрылар турында уйлап та өлгерми, код саннарын әйтеп биргән. Берничә минут та үтмәгән, аңа янә берәү шалтыратып, мошенникларның “Дәүләт хезмәтләре” сайтындагы аккаутын ватып керүләрен, хатын-кыз исеменә кредит рәсмиләштерергә әзерләнүләрен белдергән.
Әлбәттә, рәсмиләштерергә җыенучының “террорист һәм экстремист» оешмалар белән бәйле булуын әйтергә онытмаган. Шалтыратучы тәгъдим иткәнчә, тиз арада ханымның бер якын кешесе, мәсәлән, ире, хатыны исәбендә булган акчаларны- үзенә, ә аннан инде шалтыратучы әйткән “куркынычсыз исәпкә”күчерергә тиеш булган.
Ир-белән хатын террористлар ярдәмчесе булудан куркып, мошенник әйткәнчә эшләгән. Гомуми исәптә алар 1 миллин 86 мең сум акчаларын угрылар кесәсенә салган.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге уяу булырга өнди: белмәгән кешеләр белән телефоннан сөйләшмәгез, телефоныныгызга килгән код саннарын әйтмәгез. Мошенниклык белән бәйле хәлләргә юлыккан очракта, бу хакта эчке эшләр бүлегенә хәбәр бирегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев