Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида автобуслар хәрәкәтен күзәтеп бару өчен онлайн-табло белән тукталышлар урнаштырылачак

Муниципаль районда соңгы елларда пассажир транспорты хәрәкәте буенча мәсьәлә кискен торды.

Узган елда бу сорау хәл ителде.
Узган ел “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында 14 яңа автобуслар алынды.

Анализ нәтиҗәләре буенча, узган елда пассажирлар агымы авылларга – 39 меңнән артык, ә шәһәрдә 230 меңнән артык кеше тәшкил иткән.

 Күптән түгел Федотовкага Куакбаш, Түбән Чыршылы һәм Кузьминовка авыллары аша йөрүче маршрутны яңадан кеткәннәр. Урмышлыга 10 торак пункт аша маршрут җибәрелгән. Киләчәктә Иске Писмән аша Бөгелмәгә кадәр автобус йөртү күздә тотыла.

Үткән елның декабрендә барлык автобусларга спутник навигациясе, видеокүзәтү, пассажирлар агымын исәпкә алу системалары, шулай ук юл йөрү өчен банк карталары белән түләргә мөмкинлек бирә торган заманча мобиль кассалар урнаштырылды. Бүгенге көндә автобусларда акчасыз түләүгә күчү актив бара.

1 гыйнвардан күп еллар булмаган бердәм социаль юл йөрү билетыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка килде. Ташламалы категориядәге пассажирларның хәзер үзләренең гарантияләнгән хокукларыннан файдалану мөмкинлеге бар.

Халык онлайн-кассалар һәм видеокүзәтү белән җиһазландырылган шәһәр автобуслары маршрутын яңартуны уңай бәяләде.
Хәзер, мәсәлән, һәркем реаль вакыт режимында шәһәр маршрутлары хәрәкәтен күзәтә алсын өчен автобусларны «Яндекс Транспорт» системасына һәм онлайн-таблога тоташтыру буенча эш алып барыла. Быел шундый 10 тукталыш урнаштырырга уйлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев