Лениногорскида бала башы белән чүлмәккә кысылып калган
Лениногорскида ике яшьлек кыз балага 7нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләренең ярдәме кирәк булган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бала башын пластик урындык-чүлмәккә башын тыгуы һәм кысылып калуы турында хәбәр иттеләр.
Коткаручылар слесарь коралы белән баланың башын чыгарган. Бала зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев